Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.

10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.

“Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”,  - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International