Миллионнарча татарстанлылар гыйнвардан Россия Социаль фонды түләүләрен арттырылган күләмдә ала

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

     Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.

      Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.

       Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.

       Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.

       Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.

      Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 20 меңнән артык баланың  ата-анасы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International