2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы  Россия Социаль фондының тернәкләндерү  үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының  «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки»  (Әстерхан шәһәре) ,  «Волга»  (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе),  «Волгоград»  (Волгоград шәһәре),  «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.

        Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган  хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында  күрсәтелгән булырга тиеш.

      "Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып,  шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу ,  реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп,  шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International