Конституция көне белән!

6 ноября 2017 г., понедельник

Хөрмәтле авылдашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң узган 25 елда Татарстаныбыз танымаслык булып үсте, ныгыды, матурайды. Моны без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Шуңа да 6 ноябрь – һәрберебез өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Шул уңайдан һәркемгә кайнар котлауларымны юллыйм. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International