Отчет о деятельности

Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар,бүгенге җыеда катнашучылар! Ел саен районның һәр авылында авыл Советы, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре ел дәвамында эшләгән эшләренә халык алдында отчет ясый. Гомуми мәйданы 61,8 кв.км.булган Яңа Ишле авыл җирлегенә өч авыл Яңа Ишле, Иске Ишле, Яңа Кәкерле авыллары керә. Бүгенгесе көндә Яңа Ишледә 84, Иске Ишледә 85, Яңа Кәкерледә 137 йорт, авыл җирлеге буенча 306 йортта барысы 1038 кеше яши, шуларның 486 кеше хезмәткә яраклы, 381 пенсионерлар, 27 мәктәпкәчә яшьтәге, 99 мәктәп яшендәге балалар. Милләтләре буенча : 1022 татар, 8 чуваш, 5 урыс һәм 3 башка милләт кешесе яши. Шулардан 58 е мәгәриф системасында, 4 сәләмәтлек саклауда 10 кеше культура, 5 кеше сәүдә өлкәсендә, 4 кеше социаль хезмәткәр, агрофирмада 129 кеше хезмәт итә, 59 кеше эшсез, 20 кешедщн артыграгы вахта методы белән эшләп йөри . 2012 елда 16 кеше вафат булды, дөньяга 4 бала туды. Барлыгы 4 никах төркәлде. Саннардан ишеткәнегезчә авыл халкы кими һәм картая бара. Бөтен халык үз йортлары белән яши. 328 йортка яки 97% газ кертелгән. Авыл җирлегендә яшәүче халыкның төп шөгеле булып, авыл хуҗалыгының җитештерү тармагында хезмәт итү. Авыл халкының күп өлеше "Ак Барс Чүпрәле" Агрофирмасы филиалларында, ике “КФХ” да авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә һәм сатуда хезмәт итәләр, ә калган өлеше халыкка социаль көнкүреш хезмәте күрсәтүдә, культура-агарту һәм мәгәриф өлкәсендә хезмәт итәләр, шулай ук хәзерге заман шартларына җайлашып күбесе хуҗалыклар мал-туарын асрауны камилләштерә барып үзләреннән арткан терлекчелек продуктларын, бакчачылык продуктларын, игенчелек тармагында җитештергән продукцияләрен сатып үз көннәрен үзләре күрергә торышалар. Безнең авыл җирлегендә җирне арендага алып эшләүчеләр саны елдан – ел арта, аларның кайберләре әле быел гына бу эшкә тотындылар, ә кайберләре 2-3 ел бу өлкәдә эшләп киләләр. Алар икмәк һәм азык культуралары үстереләләр. Бу өлкәдә Иске Ишле һәм Яңа Ишле авылы граҗданнары эшләп нәтиҗәләргә ирешергә торышалар. Болардан –Иске Ишле авылы буенча: Бертуган Биктудиннар, Шарафутдинов Ринат, Мавлютов Фәем , Гафуров Талгат, Аббазов Мидехат, Хакимов Ирек Яңа Ишле авылында Хисматуллин Искендарләрне алып китәргә мөмкин. Аларның күбесе 2012 елда кырчылык продуктларын мулдан җыеп алдылар, арткан бер өлешен сатып , ә калган өлеше саклауга калдырдылар. Күбесе арендаторлар әле бүгенгесе көндә үзләре җитештергән продукцияне сата . Шулай да үткән ел шикәр чөгендере игүчеләр үз чималларын урнаштыра алмыйча интектеләр, күп югалтуларга юлыктылар. Соңгы еларда табигать шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңай килмәсәдә шәхси хуҗалыклар үз хуҗалыкларындагы мал санын киметмәделәр. Авыл җирлегенә кергән шәхси хуҗалыкларда 872 баш мөгезле эре төрлек, шул исәптән 327 сыер, 840 баш сарык, 25 ат һәм башка кош –корт исәпләнә. Шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне Зайнуллин Рәмис, Мухутдинов Марс, Махмутов Илгиз ләр җыеп Кристал җәмгыятенә тапшыралар. Соңгы вакытта район үзәгендә ачылган кече базар да авыл җитештерүчесенә үз продукциясен турыдан туры кулланучыга җиткерү өчен кулай вариант һәм моны кулдан очкындырмаучылар да бар. Мәсәлән Иске Ишле авылыннан Гөлшат Мавлютова базар ачылган көннән үк урын алып үз хуҗалыгыннан сөт һәм сөт продукцияләре сата. Бу гаилә моңа бик канәгать, район җитәкчелегенә мондай шартлар тудырганы өчен алар бик рәхмәтле . Хөкүмәтебез дә авыл хуҗалыгында үзләрен сынап караучыларга төрле программалар тәкдим итеп тора авыл җирлеге буенча бер фермер (начинающий фермер) программасына кереп 1 млн. акча алды, ул аңа МТЗ 82 тракторы һәм аңа тагылма авыл хуҗалыгы машинасы алды. Тагын 500000 аласы калды әле. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелә торган кредитлардан үткән ел 22 авылдашыбыз файдаланып 4 млн. 560 мең сум льготалы кредит алды Халыкта әйтем бар: торышкан табар, ташка кадак кагар ди. Авыл халкы шундый инде ул, үз көнен үзе күрергә торыша. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуы гына авыл халкын бик борчый. Авыл җирлеге буенча яшь буынга заманча тотрыклы белем һәм тәрбия бирүдә Яңа Ишле башлангыч, Яңа Кәкерле төп белем бирү һәм Иске Ишле урта белем бирү мәктәпләре коллективлары эшләп тора. Яңа Ишле башлангыч мәктәбендә 7 бала, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә 42 бала, Иске Ишле урта белем бирү мәктәбендә 50 бала белем ала. Аларга югары белемле педагоглар белем бирә. Балаларга белем бирү яңа стандартларга туры китереп алып барыла. Мәктәпләр заманча компьютер техникасы белән җиһазландырылган. Укучылар олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар алып киләләр, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып югары уку йортларында, техникумнарда белем алуларын дәвам иттерәләр. Әмма укып бетергәч авылга кире әйләнеп кайтучылары гына юк. Сәбәбе үзләре сайлаган профессия буенча эш юклык. Авыл җирлеге мәктәп коллективлары белән тогыз элемтәдә торып, бер- берсе белән ярдәмләшеп эшләп, барлык чараларны да бергә үткәрергә торыша. Моның өчен мәктәп директорларына, алар җитәкләгән коллективларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. 2012 елда авыл җирлеге буенча 12 утырыш үткәрелде, төп мәсәләләр булып Уставка үзгәрешләр кертү, прокоратураның 3 протесты каралды, халыкның көнкүреш буенча бүгенге актуаль мәсәләләрне хәл итү, еллык бюджтның үтәлеше, җирле салымның үтәлеше, экстремизмга һәм коррупциягә карата программалар төзү, учреҗденияләрнең эшчәнлеген тикшерү кебек сораулар каралды. Ирекле друҗиналар һәм янгын сүндерә друҗиналарының эшчәнлеге белән танышып тору. Авыр тәрбиягә бирелүче кешеләр һәм семьялар белән профилактика советы эшләп килә. Шулай ук авыл җирлеге буенча 3 авылда да ветераннар Советы эшләп тора. Алар һәрвакыт ветераннар һәм картлар белән тыгыз элемтәдә булып, булган мөхим мәсәләләрне төрле органнарга җиткерергә торышалар. Авыл җирлегенең бюджет үтәлешенә килгәндә, 2012 ел өчен үзебез җыя торган салымнарны 116 % итеп үтәдек. 709,9 мең каралган булса 824,8 мең итеп үтәлде. Болар: җир налогы- 477,7 мең, шәхси милеккә налог- 49,4 мең. физик затлардан җыела торган налог- 249,1 мең һәм башкалар. Үткән ел авыл җирлегендә хәлдән килгән кадәрле төрле эшләр башкарылды - зиратларны ремонтлауны дәвам иттек авыл урамнарын, елга башларын җыештыру, куак утырту эшләрен башкардык. Урамнарны тигезләргә тырыштык. Төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырдык. Соңгы елларда зиратларны чистартуга төзекләндерүгә игтибар артты. Зиратларны ремонтлауга зур өлеш керткән кешеләр:Зайнуллов Миңнулла, Вахитов Азат. Авыллларда Яңа елны каршылау, Җиңү көнен, өлкәннәр көнен , әниләр бәйрәмен үткәрү зур оешканлык белән үтте. Яңа Кәкерле авылында спонсорлар, мәктәп коллективы һәм авыл халкы булышлыгы белән сабан туй үтте. Бу эштә булышкан барлык кешеләргә, зур рәхмәтемне белдерәм. Үткән 2012 елда халыкны электр уты һәм газ белән тәэмин итү эзлексез булды, бер көн дә утсыз, газсыз тормадык . Барлыгы авыл җирлеге буенча 195 йортка телефон кергән, 113 йорт интернет челтәренә тоташкан, күп йортлар кабелле телеведениедән файдалана, алар барысы да эзлексез эшләп тора. Авария булган очракларда минуты белән килеп төзәтәләр. Шушы оешмаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Урамнарны яктырту өчен Яңа Ишле авылында тулысы белән фотоэлементла счетчик аша эшли башлады, ә Яңа Кәкерле авылында 55, Иске Ишледә 32 яктырткыч куелды һәм Яңа Кәкерледә 3 км бишенче ления сузылды, тагын шуның кадәр сузасы калды, Иске Ишле авылында 1800 м сузасы бар. 2013 елда моны башкарып чыгып булмасмы диеп өметләнәбез. Бу безгә бюджет акчасын бераз экономияләргә ярдәм итәр иде. Үткән ел авыл җирлегендә 2 янгын чыгу очрагы теркәлде. Яңа Кәкерле авылында торак йорт, Яңа Ишле авылында мунча янып китте. Ике очракта да электр үткәргечләрнең вакытында алмаштырылмавы нәтиҗәсендә янгын чыга. Авыл халкының өйләренә йөреп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча берничә тапкыр инструктаж үткәрелеп, аңлату эшләре алып барылса да, һаман да аңлап җиткермибез. Акча җәлибез бу афәт безне читләтеп китәр дип уйлыйбыз. Ике очракта да авыл халкы вакытында ярдәмгә килеп янгын сүндерәчеләр килеп җиткәнче утны күршеләргә җибәрмичә саклап кала алдылар. Моның өчен аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Өч авылда да сусаклагычлар бар, Агрофирма филиалларында су каулаучы башнялар һәм Иске Ишле урта мәктәбе алдында 125 м³ су сыешлы ясалма су саклагыч бар әмма янгын сүндерү өчен җайланган машина гына юк. Мин Агрофирма җитәкчесе Фәрит Җәмилевич сезгә барлык авыл халкы исеменнән мөрәҗәгат итәм, бер автомашина белән безгә ярдәм итә алмазмы дип, алдан ук рәхмәтле булыр идек. Почта хезмәткәрләре халыкка газет - җурналларны, пенсия, пособияләрне вакытында китереп тора. Хазета- җурналларга язылу планнарын үтәп киләләр. Авыл җирлеге буенча 810 данә газета җурнал таратыла. Авыл халкы утка, газга, телефонга, кредитларны монда түлиләр Шул ук вакытта халыкка кирәкле көн күреш товарларыда тараталар һәм бу халык өчен бик җайлы. ФАПлар эшчәнлегенә килгәндә, үзләренең вазыйфаларын башкарып барырга тырышалар. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтеп, инвалидларга ташламалы даруларны вакытында кайтарып торалар. Бүгенгесе көндә безнең авылда 55 инвалид кеше бар. Халыкны флюораграфия үткәрүдә актив эшләделәр. Автобус белән халыкны район үзәгенә бушлай йөрттеләр. Шуңа карамастан да икешәр ел флюораграфия үтмәгән иптәшләр бар иде, авыл җирлеге полиөия вәкиле белән берлектә аларны да флюраграфия үткәрдек.Үз вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора. Беренче медицина ярдәме күрсәтү бригадаларыда вакытында килеп җитеп, авыруга кирәкле ярдәм итәргә бик теләп булышалар. Шулай ук участок табиблары график буенча авылларга килеп халыкны кабул итәләр, күрсәтмәләр бирәләр. Моның өчен район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә һәм коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Үткән ел авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүдә район кулланучылар җәмгыятенең ике кибете өч шәхси кибет эшләде. Халыкка кирәкле көнкүреш товарларын вакытында кайтарып торалар. Алимов Алфред автолавка белән өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирә. Өлкәннәр анардан бик канәгат. Авыл халкына культура – агарту өстендә авыл җирлегендә ике мәдәният йорты һәм бер авыл клубы эшләп килә, барлык бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә тырышалар, яшьләргә дискотекалар оештырыла. Мәдәният йортында һәм клубларда кичләрен укытучылар тарафыннан деҗурлык оештырылган, участок полиция уполномочие һәрвакыт шунда булырга торыша. Халык друҗинасы дежурлык итә. Мәдәният йортларына музыкаль инструментлар бик кирәк, моңа культура бүлегеннең ярдәме тимәсме дип сорыйсым килә. Авыларда өч мәчет эшләп килә. Булган бөтен дини бәйрәмнәрне, дини йолаларны башкарып баралар. Җомага йөрүче иптәшләрнең саны үткән ел белән чагыштырганда арта бара. Шулай ук Яңа Кәкерле мәчете каршында ял көн мәктәбе эшләп килә атнага бер тапкыр Камалова Алия апа балаларга дини дәресләр бирә балалар бик теләп йөри. Бу куанычлы хәл. Ветеринария хезмәткәрләре дә елга берничә тапкыр авылларда булган терлекләргә төрле ветеринар чаралар үткәрәләр. Бөтен кешеләр дә үзләренең сыерларын вакытында анализга алып килмиләр, ветеринария таләпләрен үтәмәгән очраклар була. Киләчәктә бу таләпләрне үтәргә кирәк. Пай җирләренә килгәндә 751 пай җире бар, шуларның 596 теркәү үткән, 32 теркәү үтәргә тиеш, 123 пай җире невостребованныйлар рәтендә йөри. Теркәү үткәннән соң үлгән авылдашларның туганнарына мирас итеп күчерә барырга кирәк. Күчмәгән очракта пай өчен файдалана алмыйсыз. 2012 елга Агрофирма да, КФХ лар да, аредаторлар да аренда өчен иген белән түләделәр. Юлларга килгәндә, агрофирма һәм шәхси техникалары булучылар белән ел әйләнәсендә юлларны тигезләп, кардан арчып торырга тырышабыз. Мин бигрәктә Гафуров Тәлгат, Валитов Сәгыйт, Исхаков Вилдан, Абдрахманов Шамил, Вилданов Илмас, Нуртдинов Рамил, Зайнуллин Рәмискә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтер идем. Юл идарәсе өч авылның үзәгенә кадәр чистартып тора. 2012 елда Яңа Кәкерле авылының үзәгенә кадәр яңа асфалт юл төзелде, моңа авыл халкы бик шатланды әгәр бу юлны дәвам иттереп федераль юл белән дә тоташса без бик тә рәхмәтле булыр идек. Табигатне саклау! Табигать һәм әйләнә тирә мохитне саклау буенча һәр авылда үзгәрешләр күзгә күренеп бара. Халыкның күп өлеше үзләре яшәгән урыннарын пычратмау һәм табигаткә сакчыл карашларын булдыруда аңлап эш итәләр. Урамнар елга ерынды башларына чүп-чар түгүчеләр саны азая бара. Табигатьне һәм әйләнә тирә мөһитне саклау буенча ничәмә еллар халык арасында аңлату чаралары алып барыла . Барыбызда беләбез әйләнә-тирәдә яшәү урынын чиста тоту безнең беренче бурычыбыз булып торганын. Бөтендөнья, ил буенча зур күләмдә эшләр алып барыла, матбугат-телевидение аша халыкка аңлату эшләре алып барыла. Әмма кайбер хуҗалыклар ерынды башларына, посадкаларга, юл буйларына чүпләрен ташлап калдыралар. Табигатьнең чисталыгы өчен барыбызда җаваплы. Һәр беребез яшәү урыны булсын, эш урынында булсын барыбызда тирә-як мөһитне саклау, чиста тоту, аеруча яшеллекне саклау безнең төп бурычыбыз булып калырга тиеш. Шуның өчен үзебез торган урыннарны чиста тотуга ирешергә торышырга. Иптәшләр! Сүземнең ахрында шуны әйтер идем, бүген авыл кешесе өчен кирәк булган районның бөтен хезмәткәрләре: пенсия фонды белгечләре, социаль яклау хезмәткәрләре, саклау банкы вәкилләре, район почта, электр элемтәсе узеллары хезмәткәрләре үз тармаклары буенча эш алып бардылар. Һәрберегез үзегезне кызыксындырган сораулар буенча аларга турыдан- туры мөрәҗәгать итә алдыгыз. Аларга сезнең исемнән зур рәхмәт.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International