Россия кораллы көчләренә соңгы чакырылыш чүпрәле егетләре алынды.

10 декабря 2017 г., воскресенье

10 декабрь иртәсендә Чүпрәледән 2017 елның көзге соңгы чакырылыш егетләрен армия сафларына озату тантанасы булды. Россия кораллы көчләрен 39 чүпрәле егете тулыландырса шуның  6 сы Яңа Ишле авыл җирлегеннән иде. Соңгы чакырылышта без Яңа Кәкерле егетләре Данис Билалов һәм Ранис Хайруллинны кораллы көчләр сафларына озаттык. Егетләр бик теләп армия сафларына алындылар. Егетләрне озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары А.Ф. Залялов, авыл җирлекләре башлыклары, егетләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары җыелган иде. Һәркем аларга исән-сау, чын ир-егет булып туган якларына әйләнеп кайтырга теләде.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International