Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Рухи пакьлек, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае әлеге мөкатдәс бәйрәм белән тәмамлана.
Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәрбияли. Ураза тоту – мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыгынуларын, тәкъвалыкларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать үз вөҗданына йөкләнгән бердәнбер йола булып тора.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен!
Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!