Сабантуй 2018!

15 июня 2018 г., пятница

Гасырлар буена халкыбыз тарафыннан яратылып үтүче Сабантуе – йөрәкләрне җилкендерә торган дәртле бәйрәм. Җыр-моңнары, уен-көлкесе, кунакчыллыгы, мавыктыргыч спорт ярышлары, батырларның бил алышуы белән күңелләрне яулап ала. Төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрне берләштерә.

Авыл хезмәтчәннәрен һәм безнең кунакларыбызны, шушы шатлыклы, яраткан бәйрәм белән котлыйм. Тынычлык, иминлек һәм яхшы башлангычларыгызда уңышлар телим. Без данлыклы игенчеләребезгә, аларның мул уңыш үстерә белгәннәре өчен рәхмәтлебез. Безнең кырларыбыз матур, тигез яшел уҗымнары белән, күз явын алырлык тулы башаклары белән сөендерә.

Сабантуй – якты өметләр, елның бөтен яктан да уңышлы булачагына ышану бәйрәме. Авыл халкы аны, хезмәт бурычларын уңышлы үтәп, горурланып, сөенеп, күтәренке күңел белән каршылый. Хөрмәтле авылдашлар! Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, эшләрнең гөрләп алга баруын, барлык яхшы башлангычларыбызның уңышлы дәвам итүен һәм туасы көнгә ышанычыбызның нык булуын, күңелләребездә иман нурының сүнмәвен телим! Сабантуй бәйрәме биргән күтәренке кәеф ел буе сүрелмәсен.

Сабантуйлар котлы булсын! Бәйрәм белән!

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International