Бүген Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Миннәтулла Каюм улы Садыйковның олы юбилее. Миннәтулла бабай үзенең 90 яшлеген билгеләп үтә. Аны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары А.И. Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Р.У. Мухаметзянов һәм барлык балалары туганнары килгән иде. Алексей Иванович юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Гафаровның бүләген тапшырды. Миннәтулла Каюм улы тормышыннан бик кәнагәт булуын белдереп үзенең рәхмәтләрен җиткерде.