Котлы булсын юбилейлар!

25 января 2019 г., пятница

Хөрмәтле Җиһангәрәй  Каюмович!

Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл  хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеегез, туган көнегез белән котлыйбыз!

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, кар­таймагансыз,  саргаймагансыз.

Сез тормыш юлының барлык баскычларын үтеп, гомере буе туган халкыбызга тугры хезмәт иттегез. Сез бүгендә җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  халкыбызның тарихи  һәм дини мирасын үстерүгә өлеш кертүне  үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз.  Халкыбыз өчен көчегезне дә, сәламәтлегегезнедә кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Сез безнең киңәшчебез дә, дустыбыз та, туганыбыз да, хөрмәткә иң лаеклы коллегабыз да.

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге  ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге  илаһи нур тамчысы.

Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

       Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Сезгә ихтирам белән 

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов һәм хезмәт  коллективы

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International