Бүген Яңа Ишле авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл ветераннарына, вафат булган сугыш ветераннарының тормыш иптәшләренә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов тапшырдылар. Ветераннарны киләсе Җиңү бәйрәме белән котлап аларга изге теләкләрен җиткерделәр.