Яңа Ишле авыл җирлегендә 2020-2022 елларга бюджет проекты каралды

15 ноября 2019 г., пятница

Яңа Ишле авыл җирлегендә 2020-2022 елларга бюджет проекты каралды

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Ишле авыл җирлеге Советының 15 ноябрьдә булып узган чираттагы 51 нче утырышында  җирлекнең Уставына үзгәрешләр кертү, авыл җирлеге бюджетының 10 айлык үтәлеше, 2020 елга һәм планда каралган 2021, 2022 еллар чорына авыл җирлеге  бюджеты проекты карап тикшерелде.

Гомумән, утырышта депутатлар көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләрне карап тикшерделәр һәм аларның барысы буенча да тиешле карарлар кабул иттеләр.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үзгәртеп кыру буенча урынбасары вазыфасын башкаручы Багаутдинов Р.Р. катнашты.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International