Иске Ишле авылында гомер кичерүче Зәйдулла Ибраһим улы Мөхәмматҗановка 15 январь көнне - 90 яшь тулды.

16 января 2020 г., четверг

Зәйдулла Мөхәмәтҗанов тормыш иптәше Фәүзия апа белән 6 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә  авылда, уллары Әнсаф, Газыйм  һәм киленнәре Рәйнә тәрбиясендә көн итәләр. 9 онык, 14 оныкчыкның шатлыгына куанып яшиләр.

Зәйдулла Ибрагим улы яшлегендә 7,5 ел  Донбасс шахталарында күмер кисә, соңыннан туган авылына кайтып  гомер буе алдынгы комбайнчы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач һәм аннан соң да авылда тимерче эшләрен башкара.

Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов котлап, Россия Президентының котлавын , район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International