Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Сәнатуллина Зәйнәпбану Сәнатулла кызына 4 апрель көнне - 90 яшь тулды. Зәйнәпбану Сәнатулла кызы гомер буе колхоз да хезмәт иткән. Бер көндә эштән калмадым ди Зәйнәпбану апа. Соңрак Яңа Кәкерле урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Укучы балаларны бик ярята идем ди. Зәйнәпбану апаның үзенең балалары булмый... Ул чырдагы балалар барысыда, хәзер мине хөрмәт итәләр ди- Зәйнәпбану апа.Бу көнне юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринатович Гафаров кушуы буенча Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов килде. Марат Ринатович ведио элемтәгә кереп юбилярны шушы олы дата белән котлады. Радик Мухаметзянов юбилярга Россия президенты В.В. Путинның котлау хатын, район Башлыгы М.Р. Гафаровның кыйммәтле бүләген тапшырды.Зәйнәпбану апа да үз теләкләрен җиткерде. Барлык җитәкчеләргә дә исәнлек, эшләрендә уңышлар теләде.