10 апрельдән учаклар яндыру, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела

9 апреля 2020 г., четверг

7 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар өчен брифинг узды, анда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары-күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев катнашты. Брифинг темасы: "Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында". Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында кабул ителгән чикләүләрне исәпкә алып, брифинг дистанцион режимда узды.

Корыган үлән, чүп-чар яндыруны булдырмау һәм табигый янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү максатыннан, Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертү турында карар кабул ителде.

Янгын сагы, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хезмәткәрләре арасыннан торак пунктлар, бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр, шулай ук халык күпләп ял итә торган һәм табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны кисәтү, булдырмау һәм ачыклау максатыннан профилактик төркемнәр оештырылды.

 Доклад ахырында республика халкына мөрәҗәгать итте.

- Бу чорда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Һәр гражданинның үз-үзен һәм якыннарын мөмкин булган бәладән саклау өчен тиешле чаралар күрелер дип өметләнәм – диде Сергей Сергеев

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International