Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Ишле авыл җирлеге Советының өченче утырышы булып үтте.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең әйдәп баручы хисапчысы Санатуллин Ф..С. чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән авыл хуҗалыгы, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, бюдҗет- финанс мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Иске Ишле 3 сайлау округыннан депутат Гафуров Х.А. чыгышы тыңланды. Депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Ишле авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Ишле авыл җирлегенең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» карары проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Икенче көн тәртибе буенча Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы 5 нче Яңа Кәкерле сайлау округыннан депутат Мухаметзянов Р.У. чыгыш ясады. Депутатлар Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Ишле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакындагы карарны бердәм рәвештә хупладылар.