Бүген Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринатович Гафаров Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Таһир улы һәм Глира Сирач кызын бриллиант туйлары белән котлады. Марат Ринатович аларга озын саулыклы гомер теләде, башкарган хезмәтләренә рәхмәт белдереп, бүләкләрен тапшырды. Әмирҗан абый, Глира апа авылыбызның бик тә тәртипле, күренекле гаиләсе. Алар бетен гомерләрен балалар укытуга биргән кешеләр. Әмирҗан абый бүгенгесе көндә авыл имамы вазыйфасын җиренә җиткереп башкарып килә. Аларга исәнлек - саулык, тыныч картлык кына телисе кала.