Хөрмәтле укытучылар, кадерле ветераннарыбыз!
Ихлас күңелдән сезне гүзәл бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм.
Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу да җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Беренче укытучының якты образы һәрвакыт иң кадерле һәм якын кешеләр белән янәшә тора.
Гомер буена без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән – укытучылардан башлана.
Сезгә, хөрмәтле коллегалар, педагогик сәләтегезнең тулаем тормышка ашуын телим. Ирешелгәннәр белән туктап калмау, белем бирү һәм үз белемеңне үстерү укучыларның мәхәббәтен, хезмәттәшләрнең һәм ата-аналарның хөрмәтен яулауга, туганнар һәм якыннарыгызның сезнең өчен горурлык хисе кичерүен телим.
Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Сез изге күңелле, игътибарлы, укучыларны үз артыгыздан белем дөньясына кызыксындырып алып керә аласыз.
Сәламәтлек, уңышлар, эшегездән канәгатьләнү хисе алып, тормышның һәр мизгелендә бәхет һәм шатлык кичерегез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек юлдаш булсын.
Сезгә ихтирам белән Радик Мухаметзянов