Рамазан аенда Изге Коръән-Кәрим иңдерелә башлый һәм Мөхәммәд пәйгамбәр буларак үзенең изге эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу айда ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакълану, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала. Мәңгелек һәм какшамас әлеге рухи сыйфатларга карап гамәл йөртү кешеләрдә киләчәккә якты ышаныч уята, аларны үзара аңлашып яшәргә этәрә.