Белдерү

13 февраля 2023 г., понедельник

Бүгенесе көнгә Росреестр мәгълүматлары күрсәткәнчә, безнең Яңа Ишле авыл җирлегендә дәүләт теркәве үтмәгән 45 шәхси хуҗалык йорты, 124 бушап калган шәхси хуҗалык җирләре бар.

518 нче Федеаль  закон нигезендә элек, 1998 нче елның 31 гыйнварына кадәр, исәптә булган күчемсез милекләрнең ияләрен ачыклау һәм  теркәү, ияләре ачыкланмаган очракта аларны гамәлдән чыгару, ияләре булып та дәүләт теркәве үткәрмәгән очракта суд аша чыгарып муниципаль милек итеп күчерү эшләре җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. 

  Хөрмәтле авылдашлар!

Ата-бабаларыгыздан, туганнарыгыздан калган, үзегезнең  шәхси йорт җирләрне  кирәк диеп тапсагыз,  тиз арада теркәү эшләрен башкарырга кирәк. Йә булмаса сездән, безгә кирәкми диеп, булган күчемсез милектән баш тартабыз дигән гариза белән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итүегез сорала.

Теркәү эшләре 518 Федераль закон таләпләренә туры килгән очракта бушлай, түләүсез башкарыла.

Шулай ук, үлгән туганнарыгызның пай җирләрен теркәүне дә онытмагыз!

Мөрәҗәгать итү урыны:

Яңа Ишле авыл җирлеге Башкарма комитеты  тел.  884375 30624 

Авыл җирлеге башлыгы  Р.У. Мухаметзянов тел. 89377749459

Башкарма комитеты секретаре Г.И. Низамутдинова тел.89376196313             

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International