8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне белән!

7 марта 2023 г., вторник

Хөрмәтле  гүзәл затларыбыз!

 

 

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик итәм.

Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле  Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгүль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмегез!!! Сезгә хөрмәт белән

 

 Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы   Радик Мухаметзянов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International