Шимбә өмәсе дини чара белән бергә оештырылды

25 апреля 2023 г., вторник

22 апрель көнне Яңа Ишле авыл зирәтендә якшәмбе өмәсе үткәрдек. Барлык авылдашлар да бик теләп катнаштылар. Якыннарының һәм авылдашларының каберлекләрен чистарттылар. Дүрт берәмлек техника чүпне  полигонга ташып торды. Көннең икенче яртысында  авылдашыбыз, хөрмәтле кешебез Сафиуллова Рима Гомәр кызы барлык бертуганнары белән корбан ашы үткәрде. Бик күңелле дини чара булды. Авылдашлар очрашты. Кичке якта авыл халыкы  Рима Гомәр кызына рахмәтләрен әйтеп таралыштылар. Сүз уңаеннан без дә Рима Гомәр кызына һәр яклап күрсәткән ярдәмнәре эчен чын күңелдән рахмәтләребезне белдерәбез, алла исәнлектән аермасасын, тормыш иптәше Рәмис Хатипович белән бергә байлыкта, муллыкта, тынычлыкта гомер кичерсәләр иде дигән теләктә калабыз.  

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International