Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдат хатыннары һәм сугыш чоры балалары!

8 мая 2023 г., понедельник

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдат хатыннары һәм сугыш чоры балалары!

Сезне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән кайнар котлыйм!

9 май – Россия тарихына батырлык символы буларак керә. Җиңүгә юл авыр һәм озын була. Безнең халык сугыш кызулыгының барлык каты сынауларын кичерде, кире кайтарылмаслык югалтулар 1945 елның маен якынайтты.

Бөек Ватан сугышының кадерле ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдат хатыннары һәм сугыш чоры балалары! Җиңүнең тере шаһитләре буларак, сезнең алдыгызда без баш иябез. Бу истәлекле көнне Сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, иминлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәвегезне теләп калам.

Махсус хәрби операция-дә катнашучыларга хәрби бурычларны уңышлы үтәргә, рух күтәренкелеге, мөмкин кадәр тизрәк Җиңүне якынлаштырырга һәм исән-имин булып өйләренә кайтуларын телим. Без, 1945 елдагы кебек үк, Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз!

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International