.jpg)
30 август район оешу һәм Республика туган көн итеп билгеләп үтелде.Шушы көнгә багышлап район үзәгендә күп кенә чаралар үткәрелде. Иң кызыгы спорт бәйрәме иде.Авыл җирлекләреннән килгән командалар: җиңел атлетика, кул көрәше, гөр күтәрү буенча ярыштылар. Безнең авыл җирлеге командасы да бик теләп катнашты һәм призлы урыннар яулады. Кул көрәштерүдә үз үлчәмнәрендә Я. Миначева, А. Мавлютов 1 урынны, Р. Миначева 3 урынны яулады. Гөр күтәрүдә И.Нигматуллинга тиңнәр табылмады. 800 һәм 1500 м йөгерүдә Г.Низаметдинова 4, И.В. Шумилов 5 урыннарны яуладылар. Призерлар кыймәтле бүләкләр белән өйләренә кайтып киттеләр.