Барлык лаеклы ялдагы апа-абыйларны, әби-бабайларны 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, авырмагыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм туганнарыгызны сөендереп яшәгез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде. Рәхмәт Сезгә барсы өчендә!
Яңа Ишле авылҗирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов