Туган көнең белән!

20 февраля 2024 г., вторник

20 нче февраль көнне элек елларда җирле үзидарә башлыгы булып эшләгән Вильданов Шамил Ахмадулла улы,  80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район ветераннар Советы предсидателе урынбасары Рәстәм Хамидуллин, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов, мәктәп директоры Шамил Абдрахмановлар килгән иде. Алексей Егорович район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды һәм үзенең теләкләрен җиткерде. Килгән җитәкчеләр Шамил Ахмадулла улы адресына  җылы сүзләрен җиткерделәр, аңа исәнлек-саулык теләделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International