Укытучылар көне белән!

4 октября 2013 г., пятница

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы  хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында  югалмасын өчен, юл  өйрәтеп, хәреф  танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы  җир кебек, ә укытучы аңа  белем  орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең  җанын телем- телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем укучыларга, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк.

                                       Хөрмәтле укытучыларыбыз, коллегалар!

Без сезне  Укытуылар көне  белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә шушы авыр, әмма мактаулы эшегездә  тазалык, тынычлык, сабырлык,  гайлә бәхете телибез. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, чибәр булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш  иябез.

Сезне хөрмәт итеп  Яңа Ишле авыл  җирлеге Советы, Башкарма комитеты

                             

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International