Туган көнең белән Миннесария әби!

9 октября 2013 г., среда
8 нче октябрь көнне Яңа Кәкерле авылында туып үскән Миннесария әби Вилдановага 90 яшь тулды. Миннесария әби бөтен гомерен колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. 10 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 9 баласы исән. Кайтып хәлен белешеп торалар. Ә Миннесария әби иң кече малае Иршат һәм килене Дилүзә карамагында. Миннесария әбине юбилее белән котларга Чүпрәле районы хакимияте башлыгы урынбасары А.И. Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Р. Мухаметзянов килделәр. Алексей Иванович юбилярга иң изге теләкләрен теләп, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгының кыйммәтле бүләген тапшырды. Миннесария әби җитәкчеләребезгә, үзе һәм барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтен белдерде. 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International