Хөрмәтле юбиляр
Җиһангәрәй Каюмович!
Сезне олы бәйрәмегез — 80 яшьлек юбилегез белән чын
күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел
тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак
бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп,
игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүезне телибез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт
аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Сезгә ихтирам белән
Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Р. Мөхәммәтҗанов