15 нче февраль көнне совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан Яңа Кәкерле авылында әфганчылар хөрмәтенә монумент ачылды.
Бу монументны әфганчылар яшь буынга әфган афәтен онытмасыннар, хәтерләрендә сакласыннар дип, үз хисапларына куйдылар. Монумент авылның нәкъ уртасында торучы Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов бюсты янына куелды. Ачу тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Залялов А.Ф., катнашты һәм үзенең котлауларын җиткерде.