Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән авылларда иртәдән үк Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар яңгырап тора иде. Ветераннар, авыл халкы, матур киемнәрен киеп бәйрәмгә ашыга. Бөек Җиңү көненә багышланган тантана Иске Ишле авылыннан башланып китте. Ветераннарны котларга район хакимиятеннән, агрофирмадан вәкилләр килгән иде. Бәйрәм Яңа Ишле авылында дәвам итте. Көн күтәрелгәч бәйрәм Яңа Кәкерле авылының үзәгендә яңадан төзәтелгән Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюсты янында башланып китте. Бюстны төзекләндерүдә иганәчелек иткән Фәнил Алиуллин үзе дә кайткан иде. Сүз уңаеннан, аңа 1 яшь булганда әтиләре авылдан Сембер якларына киткән булганнар. Авыл җирлеге башлыгы Р. Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Ш.Абдрахманов иганәчегә рәхмәтләрен җиткерделәр. Фәнил Алиуллин үзенең туган авылына киләчәктә дә булышачагын белдерде. Һәр авылда да ветераннар өчен мәктәп укучылары, укытучылар концерт куйдылар. Ветераннар чәйләр эчеп, җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткереп кайтып киттеләр.