Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми...
Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны Яңа Ишле авыл җирлегендә 55 ел бергә гомер кичерүче Генрих һәм Кәүсәрия Нигматуллиннарга, Нургасим һәм Кәүсәрия Садыйковларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди тойгылар уята
Кәүсәрия Нигматуллина, 74 яшь:
–Бу бәйрәмнең мәгънәсе бик урынлы. Гаиләдә татулык, тугрылык булу кирәк. Аны бигрәк тә яшьләргә сеңдерергә иде. Без инде олыгаеп барабыз. Ромашка да көтәсе юк, чөнки аларны бик яратам һәм бакча тутырып үзем үстерәм.