Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

25 июля 2014 г., пятница

Хөрмәтле авылдашлар! Тагын ике көннән, төгәлрәге  28 июль  көнне мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәм­нәренең берсе булган Ураза бәйрәмен каршылыйбыз.

Бу – Ислам дөньясында зур вакыйга. Бик күпләр Аллаһ ризалыгын өмет итеп 30 көн дәвамында таңнан алып кичкә кадәр хәләл ризыктан, судан тыелып тордылар. Бу халәт мохтаҗларның, ятимнәрнең, ачлык, юклык белән яшәүчеләрнең халәтләрен аңларга мөмкинлек бирде.  Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күр­сәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Шунысы куанычлы: дин тотучыларыбыз  рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Дин кардәшләребез алга таба да игелек-мәр­хәмәт таратып, халкыбызның рухи байлыгын арттырыр дип ышанабыз.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Ураза бәйрәме  мөбарәк булсын,ул сезне тагын да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен, тоткан уразаларыгыз, кылган гамәл-гыйбадәтләрегез, гомумән, кылган һәр изге гамәлегез савапка булсын!

Яңа Ишле авыл җирлеге Советы, башкарма комитеты.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International