Табигатьне саклагыз!

13 сентября 2014 г., суббота

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган. Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да.  Сентябрь аенда табигатьне саклауга карата Китапханәче Камалова Ильмира Иске Ишле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары белән "Табигатьне саклагыз!" исеме астында КВН үткәрде.Шулай ук  табигать кочагына экскурсиягә барып, кызыл китапка кергән үсемлекләр исемнәре белән таныштык. Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International