Туган көнең белән ветеран!

15 января 2015 г., четверг

15 январь көнне Яңа Кәкерле авылы сугыш ветераны Зәкиулла Сибгатуллинның туган көне иде. Авыл җирлеге башлыгы Радик Мухаметзянов, мәктәп директоры Шамил Абдрахманов, китапханәчесе Рәйнә Миначева, мәктәп укучылары белән ветеранның өендә булып, аны гомер бәйрәме белән котладылар, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Укучылар ветеранга җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, истәлеккә фотога төштеләр. 


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International