Туган көнең белән Зәйнәп апа!

5 апреля 2015 г., воскресенье
4 апрель көнне Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Зәйнәп апа Сабирзяновга 85 яшь тулды. Ул 45 ел Яңа Кәкерле мәктәбендә җыештыручы булып хезмәт итә. Бик уңган, булдыклы Зәйнәп апаны авылның олысы - кечесе хөрмәт итә. Зәйнәп апаны туган көне белән котлап җирлек башлыгы Радик Мухаметзянов, мәктәп директоры Шамил Абдрахманов, аның белән бер вакытта эшләгән укытучылар, туганнары, тирә-күршеләре килгән иде. Җитәкчеләр Зәйнәп апага үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Бәхетле картлык кичерергә теләделәр.



 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International