Хөрмәтле коллегабыз Җәүһәрия Зәкиевна!
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең.
Җәүһәрия Зәкиевна ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Киләчәктә дә, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Яңа Ишле авыл җирлеге хезмәткәрләре.
.jpg)