Ураза бәйрәме белән!

16 июля 2015 г., четверг

Хөрмәтле авылдашлар!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм! 

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл - сәдака ул". Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала. . 

Хөрмәтле авылдашлар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! 
Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы       Р. Мухаметзянов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International