Кадерле дин кардәшләребез! Яңа Ишле авыл җирлеге Советы, башкарма комитеты сезне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итә.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһ Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен. Корбан гаете мөбәрәк булсын.