Алты ел рәттән кабатланган корылык үз нәтиҗәләрен сиздерсә дә, игенчеләребез, терлекчеләребез мул продукция җитештерү, табыннарыбызны ризыклы итү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар.Крестьян фермер хуьалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә саллы өлеш кертәләр. Авыл халкы гомер-гомергә үзенең ел әйләнәсе түгелгән көче, тырыш хезмәте белән көн күрә. Нинди авыр чакларда да эштән туктамаган, кырларны буш, терлекләрне азыксыз калдырмаган авыл хезмәтчәннәренең түземлегенә таң калырлык. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, гаилә бәхете телибез.