Мәктәптә эшлекле очрашу

14 ноября 2015 г., суббота

13нче ноябрь көнне Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә   Чүпрәле муниципаль районы пенсия фонды җитәкчесе Измайлов Илмир Расихович белән эшлекле очрашу булып үтте.Очрашуда мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы,укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамил Шамил улы,өлкән сыйныф укучылары,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты.

Мәгълүмат чаралары һәрдаим пенсия фонды тармагына караган яңалыклар белән таныштырып торса да, бу өлкәдә күп нәрсәне белеп бетермәвебез ачыкланды. Илмир Расихович пенсия фондының башкарган хезмәте белән таныштырды һәм презентация ярдәмендә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Соңыннан күп санлы сорауларга төгәл җаваплар биреп,үзенең үтә итагатьле,тәрбияле һәм белемле булуын да раслады.

Шулай ук ул “Финанс грамоталылык көне”нә карата әйтелгән чыгышында мисаллар ярдәмендә күп төрле мәгълүматлар җиткерде һәм барыбызны да уйланырга мәҗбүр итте.Югары сыйныф укучылары өчен бу мәгълүматлар бигрәк тә кыймәтле булып тора. Шуңа да бу очрашуны бик кирәкле дип уйларга нигез бар.Киләчәктә дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикерләр әйтелде. Очрашу ахырында Шамил Мөбәрәкҗан улы Илмир Расих улына барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде.Бүгенге очрашуның дәвамлы булачагын әйтте. Үз чиратында Илмир Расихович укучыларны үзләренә экскурсиягә чакырды.Димәк,мондый эшлекле очрашулар дәвам итәчәк.

Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлинә Насибуллина.



 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International