5 нче декабрь көнне Иске Ишле авылында гомер кичерүче Әйметова Рәбига Җиганша кызының 90 яшьлек юбилее белән котларга Чүпрәле районы Башлыгы урынбасары Сарафанов А.И. килде. Ул Рабига әбигә Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы А.В. Шадриковның кыйммәтле бүләген тапшырды. Аңа исәнлек һәм бәхетле картлык теләде.

.jpg)