Бүген Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Җалалтдинов Фатыйх Җалалтдин улының 90 яшьлек юбилее. Авыр сугыш елларын үз җилкәсендә татыгын Фатыйх абый туган авылында матур картлыгын кичерә. Үзенең тормышыннан канәгать юбиляр илебез, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерә, изге теләкләрен тели. 1 гыйнвар көнне юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Егор Александрович Тарнавский килгән иде. Ул юбилярга В.В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырып үзенең теләкләрен җиткерде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)