Бу атна башы иң матур мизгелләрдән – котлаулардан башланды. 3 нче апрель көнне В.М.Юдин истәлегенә оештырылган өстәл теннисы ярышында катнашып 9 нчы сыйныф укучысы Хисматуллин Р.Т. икенче урынны, ә укытучылар арасында 5 нче сыйныф җитәкчесе Шумилов И.В. өченче урынны яуладылар.
“Россия Династиясе “ исемле иҗади һәм проект эшләре буенча Регионара конкурста катнашып тарих укытучысы Закиров Ильнур әзерләгән укучылар Закирова Дилә,Вилданова Эльвина, Алимов Ленар Диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр. Без аларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз.