11 нче апрель көнне Яңа Кәкерле авылында яшәүче Бөек ватан сугышы ветераны Җалалетдинов Фатыйх Җалалтдин улына Чүпрәле райн җир бюросы начальнигы Заббаров Рафаэль Рафик улы, бюроның әйдәп баручы белгече Фахретдинов Айдар Фәрит улы килгәннәр иде. Алар ветеранга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар, киләчәктәдә элемтәдә торачакларын җиткерделәр. Ветеран үз чиратында аларга рәхмәтләрен җиткерде, саулык – исәнлек теләде.