“Георгий лентасы”

26 апреля 2016 г., вторник

“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында эшебезне дәвам иттереп, “Георгий лентасы”  көнендә  иң элек укучылар обелиск янында             Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  Шуннан соң 5,8 нче сыйныф укучылары тарих укытучысы И.З.Закиров, ветераннар советы җитәкчесе Р.А.Замалтдинов белән бергәләп Ахат Каюм улы Садыковларга бардылар. Алар ветеранны гомер бәйрәме белән котлап, истәлек бүләге тапшырдылар һәм Георгий лентасы тактылар. Истәлек өчен фотога төштеләр.

 Георгий лентасы тыл ветераннарына да тапшырылды.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International