Хөрмәтле Әхат Каюм улы!
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Җан тирбәлеше яктылыкка, илаһи кояш нурына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклибез сине. Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык. Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет. Күңелең күгендә көн дә кояш, көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.