Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
Соңгы кыңгырау чылтырап,
Кузгатты күңелләрне.
Яшь-жилкенчәк, сезне котлап,
Җиткерәм теләгемне.
Көтә сезне яңа дөнья,
Олы тормыш сукмагы.
Авырлыклар чыкса әгәр,
Бернидән дә курыкмагыз.
Ата-ана хакы бик зур,
Онытмагыз үзләрен,
Һәрвакыт та истә булсын,
Алар әйткән сүзләре.
Гыйлем туплау җиңел түгел,
Һаман алга барыгыз.
Ни очраса да юлыгызда,
Кеше булып калыгыз.