Халыкара өлкәннәр көне белән!

27 сентября 2016 г., вторник

                                        Хөрмәтле өлкәннәребез!

Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең күәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде.  Җирлегебездә 890 артык кеше яши, шуларның  230  якыны – өлкәннәр. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ветераннарыбызны җылыту,  аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.

      Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да сезгә карап, сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-күәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.

    Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын! Бәйрәмегез белән!

              Яңа Ишле авыл җирлеге Башлыгы  Радик Мөхәммәтҗанов

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International