Октябрь аенда «Илаһи моң» татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсы оештырылган иде.
Бәйгедә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәгеләр катнаша ала иделәр. Бу бәйгедә безнең Яңа Кәкерле төп мәктәбеннән татар теле укытучысы Гөлинә Насибуллина һәм авыл китапханәчесе Райнә Миначевалар катнашып, Электрон почтасы аша видеоязма җибәрделәр. Алар финалга узып,йомгаклау өлешенә чакырулы иделәр .
Кичә, ягъни 14 нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә шушы бәйгенең йомгаклау өлеше үтте. Бу төбәкара III фестиваль-конкурсы, татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен сәнгатьле башкару бәйгесенең соңгы этабы иде . Фестиваль Бөтендөнья татар конгресы Россия Ислам Университеты Татар мөселманнарының диния нәзарәте Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә үткәрелә. Алда әйтелгәнчә, безнең Яңа Кәкерле төп мәктәбеннән татар теле укытучысы Гөлинә Насибуллина һәм авыл китапханәчесе Райнә Миначевалар икенче йомгаклау өлешендә дә катнаштылар. Алар мөнәҗәт һәм бәетне көйләп уку номинациясе буенча икенче урынны яулап, оештыручылар тарафыннан Рәхмәт хаты, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.